Татарстанда сабан культуралары ниятләнгән мәйданның 74 процентында чәчелгән

Республика буенча бөртекле сабан культуралары 883,9 мең га яки фаразга карата 84 процентта чәчелгән

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 12 майга Татарстан буенча сабан культураларын чәчү 1317,6 мең гектарда башкарылган, бу ниятләнгән мәйданның 74 процентын тәшкил итә. Узган елның әлеге көненә бу күрсәткеч 1049,8 мең гектар булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бу эштә аеруча Зәй районы игенчеләре алда бара (49,5 мең га яки фаразга карата 97 процент). Арча (49,2 мең га  яки 74 процент), Азнакай (48,4 мең га яки 74 процент), Буа (48,4 мең га яки 80 процент) хезмәтчәннәре дә калышмый.

Республика буенча бөртекле сабан культуралары 883,9 мең га яки фаразга карата 84 процентта чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае - 341,4 мең га, арпа - 351,7 мең га, солы 59,5 мең га, бодай 53 мең га мәйданны били. Орлык кукурузы 69 мең, силоска 47,1 мең гектарда чәчелгән.

Рапс 44,8 мең, ә көнбагыш 81,4 мең гектарны биләгән. Шикәр чөгендере 57,5 мең гектар мәйданда җир куенына салынган, ә бәрәңге 1,4 мең гектарда утыртылган. Бер еллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 185,5 мең гектарда чәчелгән.