Татарстанда язгы культуралар 72 процент мәйданда чәчелгән

Авыл хуҗалыгы культуралары 1 миллион 146,1 мең гектар мәйданда чәчелгән
(Казан, 12 май, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда язгы культуралар 1 миллион 146,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланганның 72 процентын тәшкил итә.
Бөртекле язгы культуралар 888,9 мең гектар мәйданда (88 процент) чәчелгән. Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары бөртекле язгы культуралар чәчүне тулысынча төгәлләде. Әлеге районнарда башка язгы культураларны чәчү эшләре дәвам итә. Чирмешән районында язгы культуралар – 87, Кайбыч районында – 83, Чүпрәле районында – 82, Буа районында – 81, Аксубай районында 80 процент мәйданда чәчелгән.
Республиканың Саба (70), Арча (76) һәм Теләче районнары (78 процент) аграрийлары да язгы культуралар чәчүдә өлгерлек күрсәтә.