Марат Әхмәтов Татарстанның Кукмара һәм Мамадыш районнарында булды

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры язгы кыр эшләре барышы белән танышты
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Аны муниципаль район башлыклары һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Министр Кукмара районында кырларны карады, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Районда 20,8 мең гектарга язгы культуралар чәчелгән, бу фаразланганның 82 процентын тәшкил итә. Барлыгы 25,5 мең гектар мәйданга авыл хуҗалыгы культурасы чәчелгән.
Министр “Яңа тормыш” хуҗалыгы кырында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән узган очрашуда Кукмара районы игенчеләре эшен уңай бәяләде. “Быел сез республиканың көньяк районнары белән бертигез эшлисез, анда язгы чәчү эшләренә башкаларга караганда 7–10 көнгә иртәрәк керешәләр. Узган ел белән чагыштырганда районда язгы кыр эшләре сыйфаты һәм темплары югары дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үтте министр. М.Әхмәтов күпьеллык үләннәрнең уңышлылыгын күтәрү проблемасына да игътибар итте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук районның терлекчелек эшен дә уңай бәяләде. Аның фикеренчә, Кукмара районы җирле хакимиятнең һәм инвестор “Вамин-Татарстан” ААҖ өметләрен аклый. Агымдагы елның беренче кварталында районның терлекчелек буенча күрсәткечләре югары. Министр шәхси ярдәмче хуҗалыклар тапшыра торган 1 литр сөт өчен ТР бюджетыннан 2 сум дотация алачак, дип искә төшереп үтте. Республика дотацияләре турындагы программа 15 майдан эшли башлаячак һәм 4 ай дәвам гамәлдә булачак. Бу адым халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметмәсен өчен ясала.
Очрашу ахырында Кукмара муниципаль районы башлыгы Р.Рәхмәтуллин район игенчеләренең 25 майга кадәр чәчү эшләрен тәмамлау өчен мөмкинлекләре бар, дип ышандырды. “Вахитов исемендәге” АХҖК, “Урал” , “Восток”, "Яңа тормыш", “Урасбаш” крестьян-фермер хуҗалыкларында иртә өлгерә торган язгы культураларны чәчү эшләре тәмамланган.
Министрның сәфәре Мамадыш муниципаль районында дәвам итте, анда 26,6 мең гектарга язгы бөртекле культуралар чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 73 процентын тәшкил итә. Барлыгы 30 мең гектар мәйданда чәчү эшләре тәмамланган. Районда бер тәүлектә 3,2 мең гектар мәйданга культуралар чәчелгән.
Министр Мамадыш районында “Нократ” “Вамин-Татарстан” ААҖ, “Сабан”, “Трудовик”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Семиозерка” агрофирмасы кырларын карады. Министр “Семиозерка” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.
Марат Әхмәтов район игенчеләре эшләрен уңай бәяләде. Ул биредә язгы чәчү эшләре оештырылган төстә бара, дип саный. Кырда техника күп. Министр хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә эш темпын шулай тотарга тәкъдим итте.
Министр шулай ук чүп үләннәре, корткычлар һәм үсемлекләр авыруларына каршы чаралар үткәрергә вакыт булуын да билгеләп үтте. М. Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшкәндә, Мамадыш районында эшкәртелмәгән җирләр күп булуын билгеләп үтте. Министр алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләренә бу җирләрне әйләнешкә кертергә тәкъдим итте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры агымдагы елның 1 кварталында терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре шатландыруын билгеләп үтте. Ул шулай ук терлекчелек өлкәсендә уңай үзгәрешләр булуына да игътибар итте. М.Әхмәтов “Вамин-Татарстан” ААҖ агрофирмасы терлекчеләренең эш нәтиҗәләре белән канәгать калды.
Очрашу ахырында М.Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ул ашлык базарындагы вәзгыять һәм республиканың аграр комплексына бюджет ярдәме перспективалары турында җентекләп сөйләде.