Игенчеләр язгы чәчү эшләренең темпларын арттырырга ниятли

Бары тик шул очракта гына язгы кыр эшләрен кыска срокларда төгәлләп булачак
(Казан, 12 май, “Татар–информ”). ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Азнакай, Бөгелмә һәм Лениногорски муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Эш сәфәрендә аны муниципаль район башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Азнакай районының “Союз–агро” агрофирмасы кырларында чәчү эшләренең барышы белән танышканнан соң, министр район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре белгечләре белән очрашты. Очрашуда М.Әхмәтов районда чәчү эшләрен яңадан үткәрү таләп ителгән кырларның бөтенләй диярлек булмавын ассызыклады. Тулаем алганда, чәчү кампаниясе оешкан төстә алып барыла, басуларда 78 агрегат эшли.
Азнакай районында бүгенге көндә бөртекле язгы культуралар 14,4 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланганның 32 процентын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы культуралары барлыгы 20,1 мең гектар мәйданда чәчелгән.
Алга таба министр республика терлекчеләре 2009 елның беренче кварталында башкарган эш нәтиҗәләренә тукталды. Элеккеге елларда Азнакай районы фермаларында эшләүчеләр югары нәтиҗәләргә ирешкән. Хәзерге вакытта терлекчелек продукциясе җитештерү күләме берникадәр кимегән. Шунлыктан районның хәзерге җитәкчелегенә районны яңадан лидерлар рәтенә чыгару өчен зур тырышлык куярга кирәк, дип киңәш бирде М.Әхмәтов. Моның өчен район игенчеләре һәм терлекчеләренә басулар һәм фермаларның продукция бирүчәнлеген арттыру юнәлешендә эшләү зарур.
Министр шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар алу буенча авыл кешеләренең активлыгы түбән булуына тукталды. М.Әхмәтов авыл халкы арасында актив рәвештә аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип саный. Министр, кризиска да карамастан, федераль һәм республика бюджетлары тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредит бирелүен искәртте һәм әлеге программаларның кайбер үзенчәлекләренә ачыклык кертте.
Үзенең эш сәфәре ахырында М.Әхмәтов 12–13 май көннәрендә чәчү эшләренең төп өлешен төгәлләү өчен районның хуҗалык җитәкчеләренә эш темпын тизләтергә чакырды.
Алга таба министрның эш сәфәре Бөгелмә һәм Лениногорски районнарында дәвам итте. Бөгелмә районында бөртекле язгы культуралар 11,7 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланганның 48 процентын тәшкил итә. Чәчү эшләре барлыгы 13 мең гектар мәйданда башкарылган.
Лениногорски районында бөртекле язгы культуралар 11,5 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланганның 37 процентын тәшкил итә. Чәчү эшләре барлыгы 15,1 мең гектар мәйданда башкарылган.