Татарстанда бер ай эчендә 33 мең тонна ашлык һәм азык-төлекнең сыйфатын тикшергәннәр

Ашлык сыйфатын һәм куркынычсызлыгын билгеләүче 5,5 меңнән артык тикшеренү уздырылган.
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Татарстанда февраль аенда 33,3 мең тонна бөртек һәм аннан эшләнгән азык-төлекнең сыйфатлы һәм куркынычсыз булуы тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган. Татарстанда Сыйфатны бәяләү үзәге филиалы белгечләре 5568 тикшеренү үткәргән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Шулай ук 388 тикшеренү үсемлекләр карантины өлкәсендә, 127 – бөртек, ярма, катнаш азык һәм аның компонентлары сыйфатын һәм куркынычсызлыгын билгеләү буенча үткәрелгән.3,6 мең сыйфатсыз продукция ачыкланган. Аерым алганда, 1,2 тонна продукция икмәк запасларында, 1 мең тонна ис буенча кимчелек, 40 тоннасы куркынычсызлык күрсәткечләре тиешле дәрәҗәдән артып китү буенча табылган.