“Алтын көз 2019” форумында Татарстанның Баш Ветеринария идарәсе җиңү яулаган

Татарстан идарәсе бер алтын, ике көмеш медальгә лаек булган.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Мәскәүдә “Алтын көз 2019” форумы узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңү яулаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә идарәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Хайваннарда йогышлы авыруларны кисәтү һәм бетерү программасын эшләү һәм гамәлгә кертү” номинациясендә алтын медальгә лаек булганнар.

“Һөнәрне популярлаштыру, һөнәри юнәлеш бирү, төбәктә ветеринария тарихы һәм традициясен саклауга керткән өлеш өчен” номинациясендә татарстанлылар көмеш медаль җиңгән.

“Россия Федерациясе территориясендә хайваннарда аеруча куркыныч чирләрне ачыклау һәм бетерүдә катнашу” номинациясендә, шулай ук, көмеш медаль алганнар.

  • “Алтын көз” – авыл хуҗалыгы тармагы казанышларының иң киңкүләм экспозициясе. Быел төп тематик юнәлеш – авыл территорияләренең тотрыклы үсеше.