Күркә итен Казанның өч базарында сатачаклар

Күркә ите көн саен сатыла торган Чехов базарына Мәскәү һәм Идел буе районнары базарлары да өстәлә

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгәдән башлап Казанның өч базарында күркә ите сата башлаячаклар. Күркә ите көн саен сатыла торган Чехов базарына Мәскәү һәм Идел буе районнары базарлары да өстәлә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татптицепром” ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
Бу сезоннан башлап күркә итен Казанда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә китерә башладылар. Продукция сату күләме акрынлап арта барды. Әгәр тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кошчылар күркә ите сатудан 150-200 мең сум табыш алса, узган шимбәдә ул 350 мең сумга җиткән. Шунлыктан продукцияне эш көннәрендә дә сатарга булдылар.
Иртәгәдән башлап эш көннәрендә продукция сату җайга салынган Чехов базарына Мәскәү һәм Идел буе районнары базарлары да өстәлә. Тулаем алганда, Казан базарларына 1,5 тоннага якын күркә ите китерү ниятләнә, аның килограммы 170 сум торачак, шул ук вакытта шәһәр кибетләрендә ул 210 сумга җитә. Чит илдән кертелгән күркә итен килограммын 250 сумга саталар, дип хәбәр итте М.Алиев.