Әтнәдә узган елгыдан 36,7 тоннага артыграк сөт сауганнар

Районда сөт көнгә якынча 0,3 тоннага арта.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). 9 сентябрь мәгълүматлары буенча, Әтнә районында көнгә тулаем савым 226,5 тонна, узган елга карата 119 процент, ягъни, былтыргыдан 36,7 тоннага артык булган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.  Шунысы мәгълүм: сөт күләме ай башындагыдан да 3,3 тоннага күбрәк, хәтта алдагы көннән 0,3 тоннага күп. Ә менә көндәшләрдә кимү күзәтелә. Балтачта ай башындагы белән чагыштырсак, сөт 5 тоннага азайды, диелә хәбәрдә.