news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында 18 яшьлек комбайнчы алдынгылар рәтендә бара

Егет авыл хуҗалыгы техникумында укый, ике ел җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә бу сезонда үзе руль артына утырган.

Чистай районында 18 яшьлек комбайнчы алдынгылар рәтендә бара
«Чистопольские известия»

 (Казан, 11 август, «Татар-информ»). «Хузангай» хуҗалыгы базасының «Чистай» халык предприятиесендә бөртеклеләрне җыюда тәҗрибәле игенчеләр белән бергә яшь егетләр дә эшли. Алар арасында 18 яшьлек Ранил Сираҗетдинов та бар. Бу хакта «Чистопольские известия» яза.

Егет авыл хуҗалыгы техникумында укый, ике ел җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә бу сезонда үзе руль артына утырган.

«Минем бабайның әтисе, бабай комбайнчы булып эшләгән, әти берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, хәзер ул — баш механик. Шулай булгач, миңа үрнәк алырлык кеше бар. Хәзер эш шартлары күпкә яхшырак: эсседән кондиционер коткара, ә комбайнның төзек булмавы турында борт компьютер сигнал бирә.», — дип сөйләде Ранил Сираҗетдинов.

Ранилның эш көне иртәнге алтыда башлана, төнлә тәмамлана.

«Эш башланыр алдыннан комбайннарны чистартабыз, техниканы тикшерәбез һәм шуннан соң гына суктыра башлыйбыз. Иң мөһиме, һава торышы яхшы булсын», — диде Ранил.

«Чистай» халык предприятиесе директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм Сәхәбетдинов яшьләрне хуплый, авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге яшь белгечләрдә, ди. Моны Ранил Сираҗетдинов дәлилли.

Яшь булуына карамастан, комбайнчы буларак беренче сезонда Ранил бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм хуҗалык алдынгылары рәтендә тора. Урып-җыюның ике атнасында ул 290 тонна борчак һәм 150 тонна диярлек көзге бодай суктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100