news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында яшәүче гаилә башлы суган һәм орлык суганы үстереп сата

Кармыш авылында яшәүче гаилә быел бер тонна 200 килограмм башлы суган, 300 килограмм орлык суганы үстергән.

Чирмешән районында яшәүче гаилә башлы суган һәм орлык суганы үстереп сата
Булат Гомәров

(Чирмешән, 11 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Кармыш авылында Габдулла һәм Мөслимә Гомәровлар быел бер тонна 200 килограмм башлы суган, 300 килограмм орлык суганы үстергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Суган бакчаның 6 сутыен били, 4 сутыйда — башлы суган, 2 сутыенда орлык суганы үстердек», — ди Габдулла Гомәров.

Башлы суганны август ахырына кадәр урнаштырып бетерергә планлаштыралар, аның 400 килограммын алучы бар инде. Быел әле авыррак урнаша. Яшелчәне Түбән Кама, Әлмәт базарларына алып барлар, даими алучылары да бар. Ә орлык суганын яз көне саталар.

Гомәровлар үткән ел 48 мең сумлык суган саткан, быел да 30 мең сумлап керем алырга планлаштыралар. Язын 10 мең сумлык орлык суганы урнаштырганнар тырыш яшелчәчеләр.

«Дөрес, мәшәкате күп, тик бергәләп эшләгәндә авырлыгы сизелми, җир эшкәртергә мотоблок барУтырту, утау, җыю эшләрендә бөтен гаилә катнаша, әле 86 яшьлек әти дә булыша. Балалар эшкә өйрәнә, акча табу серләренә дә төшенә. Гомәровларның уллары Булат инде биш еллап сарымсак үстерә. Быел да 175 килограмм уңыш җыйган бу яшелчәдән, аның инде 45 килограммы сатылган да», — ди суган үстерү остасы.

Суган уңышын җыюга Гомәровлар июль ахырында ук тотынган. Башта орлык суганын бәйләп элгәннәр. Баш суганны йолкып берничә көн түтәлдә киптергәннән соң, кисеп, ышык урында җилләтәләр. Элек суганны йорттан ук килеп алганнар. Хәзер алай күпләп җыючы юк икән, алсалар да, бик арзанга гына сорыйлар. Зур хезмәт куйган яшелчәне 10-12 сумга бирәсе килми хуҗаларның.

Бу яшелчәне биш тонна саткан еллары да булган. 1993 елда өч тонна суган сатып, яңа Т-25 тракторы алганнар. Уңган бакчачылар барына да өлгерә: 25 сутыйлы бакчаларында бәрәңге, кабак, азык чөгендере үстерәләр, пай җирләрендә печән игәргә дә вакыт табалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100