Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда терлек азыгы әзерләү узган елга караганда 1,4 тапкырга арткан
Республикада 2,2 млн тоннадан артык сенаж һәм 378 мең тонна печән әзерләнгән.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда терлек азыгы әзерләү темплары узган елга караганда 1,4 тапкырга арткан. Бу хакта бүген республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Министр сүзләренчә, 10 июльгә республикада 2 млн 220 мең тонна сенаж һәм 378 мең тонна печән әзерләнгән, бу кирәкле ихтыяҗның 54 процентын тәшкил итә.
Марат Җәббаров 13-17 июльдә Татарстанда ашлык җыю комбайннарын, ындыр табакларын һәм терлек азыкларын таратучы миксерларны кабул итү буенча конкурс уздырылачагын да сөйләде.
«Хөрмәтле район башлыклары һәм холдинглар җитәкчеләре, катлаулы урып-җыю көтелә, икмәк массасы күп, уҗымнар егылган. Шуңа күрә бу мөһим чараны оешкан төстә уздыруыгызны һәм актив катнашуыгызны сорыйм», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз