Яшелчә уңышы буенча мин алдагы еллардан күбрәк уңышка өметләнәм – Марат Әхмәтов

“Алдагы кояшлы көннәр эшне тизләтер, һәм без базарны яшелчә, җиләк-җимеш белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәрбез”, - дип белдерде министр.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстанда базарның яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин ителеш мәсьәләсендә шигем юк”, - дип белдерде бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта.

Базарда яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр берникадәр артуын министр инкарь итми. “Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә бәяләр артуга килгәндә, шәхси хуҗалыкларда да, махсус яшелчәчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда да яшелчә, җиләк-җимеш үсеше тоткарланып килә. Ул шаукым кеше күңелендә берникадәр шик уяткандыр дип уйлыйм. Базарга продукция ике атна соңарып чыгуын күздә тотып, ихтыяҗ бар, ә тәкъдим әле килеп җитмәгән дияргә була, бу очракта бәяләрнең берникадәр үсүе мөмкин. Әмма алдагы кояшлы көннәр безнең бу эшне тизләтер һәм без базарны яшелчә, җиләк-җимеш белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәчәкбез. Моннан тыш, явым-төшемле һава торышы яшелчәләрнең алдагы чорда үсешен нык тизләтәчәк. Хәтта яшелчә уңышы буенча мин алдагы еллардан күбрәк уңышка өметләнәм. Бу мәсьәләдә базарның тәэмин ителешендә шигем юк”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.