Татарстанда узган "Бөтенроссия кыр көне-2017" күргәзмәсендә барлыгы 341 компания катнашкан

Барлыгы 1160 берәмлек техника тәкъдим ителгән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Лаеш районында 5-7 июль көннәрендә узган "Бөтенроссия кыр көне-2017" форум-күргәзмәсендә илнең 41 төбәгеннән, шулай ук Беларуссия һәм Германиядән вәкилләрне кертеп, барлыгы 341 компания катнашкан. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Берөзлексез яңгыр явып торып, әзерләнү кыенгарак туры килсә дә, Марат Әхмәтов Татарстанда мондый чараларны масштаблы төстә үткәрү һәрвакыт традиция булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, өч көн тоташ коеп яңгыр яуса да, чынлап торып кызыксынуы зур булганнарга танышу өчен мөмкинлекләр һәм файдалы мәгълүмат җитәрлек булган.

“Бу уникаль инновацион агротехнологик күргәзмә алдынгы технологияләрне күрсәтүгә багышланды. Анда аграр тармакта эшкә җигелә торган меңләгән машина күрсәтелде”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр Россия төбәкләреннән делегацияләр составында 2 меңләп кеше килгәнен билгеләп узды. Күргәзмәгә барлыгы 10,3 мең кеше килгән. Марат Әхмәтов бу санның бары тик теркәлгән кешеләр саны булуын гына, гадәттә теркәлмичә үтүчеләр бер теркәлгән кешегә - өч теркәлмәгән кеше нисбәтендә булуын әйтте.

“Үсемлекчелек” бүлегендә 34 компания экспозицияләрен тәкъдим иткән. Үсемлекләр селекциясенең яңа технологияләре, үсемлекләрне саклау чаралары күрсәтелгән. "Алчак", "Норика-Славия", "Слава картофелю" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре бәрәңге үстерү технологиясе белән таныштырган. “Ягодная долина” ширкәте җиләк культураларын күрсәткән. "Госсорткомиссия" филиалы участогында илнең 30 фәнни-тикшеренү учреждениесеннән сабан ашлыгы, бөртекле-кузаклы, техник һәм азык культураларының 277 сорты тәкъдим ителгән.

“Агросәнәгать комплексының инженер-техник тәэмин ителеше” блогында күргәзмә мәйданын колачлаган басуларга барлыгы 1160 берәмлек техника куелган. “Чәчү эшләрендә, туфрак эшкәртүдә кулланыла торган иң заманча техника китерелде, тик яңгыр явып торгач, ул технологияләрне күрсәтеп булмады”, – диде Марат Әхмәтов.

“Терлекчелек” бүлегендә мөгезле эре һәм вак терлек, атлар, дөяләр, куяннар күрсәтелгән. Татарстанның 40 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәм Россиянең 4 субъектыннан (Волгоград, Саратов өлкәләре, Башкортстан, Чувашия) 100 баштан артык терлек һәм җәнлек китертелгән.