Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүдә алдынгылар һәм артта калучыларны әйтеп узды

“Алдагы көннәрнең эссесе, кояшы булган дымны алып бетерәчәк”, - дип тынычландырды министр.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Терлек саны тыгызрак булган районнар терлек азыгы әзерләүгә җаваплырак карый. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип билгеләп узды.

Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 7,1 ц азык берәмлеге тәшкил итә. Актаныш, Зәй, Баулы, Яшел Үзән районнарында күпьеллык үләнне җыеп алу тәмамлана. Тәтеш, Саба, Кукмара, Нурлат, Әтнә районнары аграрийларында да күрсәткечләр начар түгел. Иң югары күрсәткечләр Зәй һәм Сарман районнарында күзәтелә, анда бер шартлы терлеккә 13 ц дан артык терлек азыгы әзерләнгән.

“Печән әзерләү районнардагы хуҗалык җитәкчеләреннән дә тора. Зәй, Актаныш, Саба, Тәтеш, Кукмара, Нурлат, Әтнә районында терлек азыгын әзерләү белән җитди шөгыльләнәләр. Кемдә терлекчелек тыгызрак, анда терлек азыгы әзерләүгә җаваплырак карыйлар. Терлек күп булган районнарда, югыйсә, бер шартлы терлеккә азык берәмлеге әзерләү катлаулырак та, ә аларда, киресенчә, терлек азыгы күбрәк тә әзерләнгән. Кемдә терлек саны азрак, “булыр әле, кыш җитмәгән бит әле, көн бар бит әле” дип сүрәнрәк йөрүчеләр дә бар. Спас, Бөгелмә, Әгерҗе, Мөслим, Менделеевск, Кама Тамагы шундыйларга мисал”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, быел терлек азыгы әзерләү чоры соңга калды дип әйтергә ярамый, шулай да соңрак алган саен, азыкның сыйфаты начарая, дип искәртте ул. Марат Әхмәтов якын арада һава температурасы күтәрелүе һәм явым-төшем чигенүе көтелүен билгеләп үтеп. “Бәлки, алдагы кояшлы көннәрдә әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты 1,5 млн тонна салынган сенажга караганда сыйфатлырак та булыр әле. Дөрес, моңа кадәр салкынча дымлы һава булды, яңгырлар бетүен көтмичә, чабылган өлешен әйләндереп торырга һәм дымлылык 60-65 процент булганда, консервацияләп сенажга салырга киңәш иткән идек. Әйләндермичә, аларга тотынмыйча, яхшы һава көтеп ятучылар, ул печәнне югалткандыр да, бәлки”, - дип белдерде министр.

Моңарчы көндәлек яңгырлар чабылган мәйданнарны киптереп вакытында җыеп алуда авырлык тудырса да, министр начарга юрамаска киңәш итте. Дым күп дип, артык хафаланучыларга ул “алдагы көннәрнең эссесе, кояшы ул дымны алып бетерәчәк, борчылмагыз”, дип җавап бирде. “Әле 4-5 коры эссе көн торса, яңадан яңгырларны сагыначакбыз”, - диде.