Кытай базарына керү җиңел булмаячак – Марат Әхмәтов

Министр әйтүенчә, Бөтенроссия кыр көне кысаларында төзелгән килешүләр буенча бу атна азагында йомгак ясалачак.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кытай базарына керү җиңел булмаячак, дип саный Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында узган брифингта "Кытай вәкилләре белән нинди дә булса килешүләр төзелмәдеме?" дигән сорауга җавабында белдерде. Искәртеп үтик, 5-7 июль көннәрендә Татарстанда узган “Бөтенроссия кыр көне-2017” чараларында Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу катнашты.

“Кытай гади як түгел, алар үзләрен азык-төлек белән тәэмин итә. Өстәвенә аларда елга ике уңыш бирерлек климатик зоналар бар”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның Россиядә - 22 млн баш, Кытайда 450 млн баш дуңгыз булуын чагыштырып күрсәткәнен искәртте. “Бу - уникаль, хезмәт сөючән, эшкә сәләтле ил,1,5 млрд халкы булган бу ил шулкадәр нәтиҗәле хезмәткә омтыла. Кытай базарына керү җиңел булмаячак. Алар шулкадәр дуңгыз тотып, АЧС әледән әле булып торган Россиядән дуңгыз ите алырга теләрме икән?! Алар бик сакчыл булып, теләсә кайсы азык продукциясенә бик югары таләпләр куячак”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Аның әйтүенчә, кытайлар Казанның май ясау заводыннан түп (майлы орлыкларның маен сыгып чыгарганнан соң калган сыгынты) алалар. “Шулай ук үсемлек мае, соя сатып алалар, чөнки соя – җылы ярата торган культура. Хәтта алардагы климат та сояның ике уңышын алырга мөмкинлек бирми”, - ди Марат Әхмәтов.

“Миңа бүген Кытай белән нинди килешүләр булачагын әйтү җиңел түгел. Былтыр Александр Ткачев җитәкчелегендәге делегация составында Кытайга баргач та, аларның базарына болай җиңел генә кереп булмаячагын аңладык”, - диде Татарстан министры. Аның сүзләренә караганда, Бөтенроссия кыр көне кысаларында килешүләр буенча бу атна азагында йомгак ясалачак. “Әле кемнәрдер сөйләшү, килешү стадиясендә генә”, - диде Марат Әхмәтов.