Быел катлаулы дымлы урак көтәбез – Марат Әхмәтов

“Быелгы уракка без күптөрле җайланмалар, алымнар белән, җаваплырак әзерләнергә исәплибез”, - дип белдерде министр.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Быел безне катлаулы, дымлы урак көтә, без бик күп төрле җайланмалар, алымнар белән уракка әерләнәбез”, - дип белдерде бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта .

“Без гадәти елларда 15-18 июльдә уракка төшә идек. 1 нче августка кадәр 1 әр миллион тонна ашлыкны суктырып салып та куя идек. Бик күп хуҗалыклар соңгы елларның урагында киптерү җайланмаларыннан файдаланмады, чөнки иген кырыннан 8-9 процент дымлылыкта икмәк кайтты. Күпме телисең, шуның кадәр сакларга мөмкинлек бар иде. Быел катлаулы, дымлы урак көтәбез. Климатик яктан 1978 елга охшаш дип әйтәләр замандашлар”, - диде Марат Әхмәтов. Ул үзе дә 78 нче елны бик яхшы хәтерләвен әйтте. Шул елны үзенең колхоз рәисе булып эшкә урнашканын, салкында уракка чыгарга туры килгән вакытларын искә төшерде.

Министр республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда махсус эш комиссиясе булдырылганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, комиссия ындыр табакларында да киптерү җайланмаларының ни хәлдә булуын тикшерәчәк. “Үткән елда элеваторларга ашлык килү дә кимегән иде бит. Кемнәрдәдер киптерү җайланмасы өчәү булып, бәлки, берсен, икесен генә эшләткән булса, быел барысы да эшкә җигеләчәк. Без быел барлык җайланмаларны тәртипкә китерү бурычын куйдык”, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр ике ел элек киптерү җайланмалары буенча махсус субсидияләр бирү программасы кертелгәнен, әмма, еллар коры килү сәбәпле, хуҗалыклар ул программа белән егылып шөгыльләнмәгәнен билгеләп узды. “Ел саен 40-50 шәр җайланма алып барылды, анда 3 әр миллион сумга кадәр субсидия бирелә иде. Быел ул гына да безне коткара алмаячак, чөнки безгә, һава торышы нинди булуга карамастан, 200 шәр йөз мең тоннна икмәкне һәр көнне суктырып кайтарырга кирәк булачак. Бу очракта безгә күптөрле ысулларны кулланырга туры киләчәк. Бик күп факторлар, тәҗрибә туплау нигезендә, быелгы уракка без күптөрле җайланмалар, алымнар белән, җаваплырак әзерләнергә исәплибез”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.