Республикада Савёлов-Дерябин методикасы буенча 40 мең баш савым сыер дәваланган, инде ул сан 100 меңгә җитәргә тиеш – Булат Камалов

Татарстанда сөт тулаем антибиотикларсыз булачак дип өметләндерә галим А.М.Савёлов-Дерябин

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан биологик чиста продукция җитештерү буенча узган елдан бирле төбәк өчен әһәмиятле киңкүләм программа гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, шундый ит һәм сөт җитештерү академик А.М.Савелов-Дерябин методикасы нигезендә хәзер республикадагы 41 районның 127 авыл хуҗалыгында алып барыла.

Бу мәсьәләдә журналистлар белән сөйләшүгә килгән академик, фән докторы һәм профессор, Мәскәүнең “Виватон” ЯАҖ директоры А.М.Савёлов-Дерябин (фотосурәттә уртада), ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов (фотосурәттә судан беренче) шулай дип белдерде.

ТРда академик А.М.Савёлов-Дерябин методикасы буенча биологик чиста терлекчелек продукциясе җитештерү темасын ачып, аның авторы, кеше сәламәт һәм озак яшәргә сәләтле булсын өчен, туклануга һәм экологик мохитенә игътибар бирергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, моның өчен эшне сыерларны дәвалаудан башладык, чөнки җирлегебездә ит һәм сөт төп туклану продуктларыннан санала, алар биологик чиста булырга тиеш, дип искәртә.

Методика нигезенә исә сыерларның җилене шешүен, төгәлрәге, сөт бизе тукымаларына йогышлы авыру эләгүен “Виватон” препаратлары белән профилактикалау һәм, авырып китсәләр, дәвалау ята. Антибиотиклардан азат булган әлеге препарат (ул барлыгы 62 формада җитештерелә, шул исәптән сабын рәвешендә дә) дару үләннәре һәм майлар нигезендә ясала, шуның белән сыер җиленнәре һәм умыртка баганасы буйлап сыртлары сылана. Вирусларга һәм бактерияләргә каршы көрәшә торган әлеге препарат тире аша үтеп кереп, үзенең составындагы эретелгән матдәләрне сеңдерергә, фармокологик активлыгын арттырырга, организм иммунитетын ныгытырга, тукландырырга, күзәнәкләрнең мембраналарын торгызырга, тән температурасы күтәрелсә төшерергә һ.б. файдалы үзлекләргә сәләтле, дип сөйли академик Александр Савёлов-Дерябин. Былтыр февраль-мартта Биектау районының “Бөреле” ЯАҖ хуҗалыгында, ТР Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре белән берлектә клиник сынаулар алып барылган, нәтиҗәдә, җиленнең субклиник маститлы өлеше дәвалауның 3-4 көнендә, маситның клиник билгеләре күзәтелгәндә 7-12 көн эчендә дәваланган. Бер авыру сыерны дәвалауга уртача 470 сум киткән, ә зарарлы антибиотиклар белән дәвалаганда 922 сум акча кирәк була һәм андый дәвалау курсы узганда сыер сөте гамәлгә ярамый.

Җыеп кына әйткәндә, ТР Хөкүмәте күрсәтмәсе белән республика бюджетыннан былтыр 30 млн. сум акча бүлеп бирелеп, 65 тонна “Виватон” экстракты һәм 3,9 тонна желесы, 13 тонна шушы исемдә сыек сабын сатып алынган; җыеп белгечләр укытылган һ.б. Лаборатория тикшеренүләре һәм экспресс-диагностика белешмәләре буенча, субклиник мастит белән авырган сыерның 1 литр сөтендә соматик күзәнәкләр саны 1,5 млн.га җиткән, ә клиник формада авырганнарында – 5 млн.га кадәр. Шушы методика буенча дәвалаудан соң беренче очракта андый күзәнәкләр саны 90 мең данәгә, соңгысында 400-600 меңгә калып кимегән. Хуҗалыкларда тәҗрибәләр күрсәткәнчә, сыерларның гомер озынлыгы, тулаем сөт җитештерүчәнлеге 25-30 процентка артуы, сөтнең сыйфаты яхшыруы күзәтелгән. Шушы препаратлар белән 70420 баш сыерны дәвалаудан икътисади нәтиҗәлелек антибиотиклылар белән дәвалаудагыдан 99,9 млн. сум яки дәваланган бер баш сыерга 1,4 мең сум тәшкил иткән. Быел исә шундый препаратлар сатып алуга ТР бюджетыннан 18,5 млн. сум өстәмә акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Татарстанның Биектау, Минзәлә, Кукмара һ.б. районнары хуҗалыклары белән хезмәттәшлек алып барыла, инде Россиянең Калуга, Ростов һ.б. өлкәләре генә түгел, шулай ук Украина, Молдова, Эстония, Литва кебекләре шәхси предприятиеләренннән 5 мең хуҗалык шушы методика буенча эшли, Украина, Иордания, Австрия дә, ди Александр Савёлов-Дерябин. Алга таба Татарстанда токымлы сыерлар заводы, шулай ук әлеге дару препаратлары җитештерү турында хыял бар, бернигә дә карамый, туклану культурасын, туклануда азык сыйфатын күтәрү кирәк, дип саный сөйләшүдә катнашкан “ТатХимПродукт” компанияләр төркеме җитәкчесе Александр Просвиркин.

Хәзерге вакытта балалар санаториена, балалар кухняларына антибиотикларсыз сөт җибәрелә, алга таба республикадагы бөтен сөт, ит продукциясен биологик чиста итүгә йөз тотыла, препаратларны Мәскәүдән ташудан котылып, Татарстанда җитештерә башларга китәк дип, сөйләде Булат Камалов. Аның сүзләренчә, хәзер республикада Савёлов-Дерябин методикасы буенча 40 мең баш савым сыер дәваланган, быел ул сан 100 меңгә җитәргә тиеш, якын киләчәктә 120 мең сыерны шундый үләннәрдән ясалган препаратлар белән дәвалау күздә тотыла.

Александр Савёлов-Дерябин Казанга килүен ТР Президенты чакыруы буенча, дип, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның терлекчелек-сөтчелек тармагының, шуңа бәйле республика халкының сәламәтләнүе белән бик кызыксынуына игътибарны юнәлтә. Сезнең Президент терлекчелек-сөтчелектән битәр халкы сәламәтлеге турында кайгырта, дип, ул бу тармакны Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында иң зур керемле итеп була, дип саный ул. “Татарстанда сөт тулаем антибиотикларсыз булачак”- ди галим.

Шундый препаратлар җитештерә торган предприятие ачу турында сүз бара, хәер, чималы да аяк астында – шундый препарат ясар өчен Татарстандагы болыннарның берсендә генә дә 18 төр дару үләне бар, дип перспективаларга тукталды Александр Просвиркин.