Балык Бистәсендәге фермер Михаил Талаковның 110 гектар чәчүлек җире бар

Мөгезле эре терлекләрнең баш санын да 125 кә җиткергән

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авылында Талаковның крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүген җир эшкәртү һәм терлекчелек кәсебе белән көн күрә. Берничә ел элек кенә үз эшен берничә гектар җир алып башлап җибәргән фермерның бүген эшләре начар бара дип әйтеп булмый. Аның 110 гектар чәчүлек җире бар. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын да 125 кә җиткергән.
Фермерга проблемаларны хәл итү өчен көндәлек чыгымга акча да күп кирәк бит. Шуңа ул 25 баш сыер төркеме булдырган. Сөт сатудан кергән акча ягулык-майлау материаллары һәм башка кирәк-яракка бик ярап куя. Бу ел ахырына сыерларның баш санын ул 35кә җиткеререргә планлаштыра. План дигәннән, аның әле киләчәктә җир мәйданын киңәйтергә, биналарны тәртипкә китерергә, әлбәттә инде терлекләрнең баш санын арттырырга исәбе бар. Ә хәстәрлекне ул печән тернәкләнүгә үк күрә башлаган. Узган ел 100 тоннага якын печән әзерләгән булса, быел аны 120 тоннага җиткергән. Моннан тыш, әле тагын берьеллык үлән җире һәм 50 гектар мәйданны биләгән бөртекле культуралары да бар. Саламы күп булачагына, фуражлык ашлыкка да өметләнә. Арпа җире мул уңыш вәгъдә итеп үсеп утыра. Фермер моның өчен хезмәткәрләре Михаил Алексеев, Андрей Назаров, Сергей Кузнечиковка рәхмәтле. Алар бар эшне бердәм көч белән башкаралар. Егетләре дә эштән курка торганнардан түгел. Быелгы терлек азыгы хәзерләү чорында да алар зур тырышлык куйганнар. Ә бу көннәрдә күп еллардан бирле файдаланылган 60 гектарлы үлән җирен эшкәртәләр. Яз башыннан яңартырга планлаштыралар.
Фермер Михаил Талаков әнә шулай үз эшен көйле алып бара. Барлык кирәкле техника, агрегатлары да аның бер урында тупланган. “Нива” комбайнын да алар инде күптән урып-җыюга әзерләп куйганнар, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.