Зәй авылларының янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин ителешен тикшерәләр

Кагыйдәләрне бозган җирлекләрнең 5 башкарма комитеты җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган инде.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Җәйге чорда янгыннар чыгу куркынычы арта. Ел саен бу чорда, план нигезендә, Зәй районы авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерүләр уздырыла. Бу хакта район басмасы яза.  Тикшерүләр вакытында су чыганыклары булу (су гидрантлары, су  краннарының төзеклеге), аларга килү юлларының уңайлылыгы һәм янгын сүндерү чараларының булуына аеруча игътибар ителә. Шулай ук чүп–чардан  чистартуга, янгын була калган очракларда халыкка хәбәр итү (тавыш көчәйткечләре аша) мәсьәләләренә дә басым ясала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартыла. Җирлекләрнең 5 башкарма комитеты җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган инде, диелә хәбәрдә.