Әгерҗедә спартакиадада җиңгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләгәннәр

Җиңүчеләргә 30 мең сумга кадәрле сертификатлар тапшырылган.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә авыл җирлекләре арасында ел дәвамында уздырылган спартакиадага йомгак ясалган. Бу хакта район басмасы яза.  Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе Сабан туенда беренче, икенче, өченче урыннарны алган Тирсә, Сарсак-Омга, Иж-Бубый авыл җирлекләре башлыклары Рафил Закиров, Тамара Николаева, Раиф Ваһаповка 30, 20, 10 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырды, диелә хәбәрдә.