Татарстанда 200 мең гектардан артык мәйданда уҗымнар һәлак булган

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уҗымнар һәлак булу буенча документлар кабул итә башлый.
(Казан, 11 май, “Татар-информ). Районнардан алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 200 мең гектрадан артык мәйданда уҗымнар һәлак булган. Бер гектар өчен уртача зыян 8 мең сум.Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә вице-премьер – респуликаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Марат Әхмәтов әйтүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уҗымнар һәлак булу буенча документлар кабул итә башлый. Документлар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы методикасы буенча гына кабул ителәчәк.Марат Әхмәтов сүзләренчә, уҗым булган мәйданнарның 25 процентына яңадан чәчелгән. “Кабат чәчү язгы кыр эшләренең күләмен арттыра”, - диде ул.Күрше төбәкләрдә дә уҗым белән шундый ук хәл. Башкортстанда, Мордовиядә һәм Чувашиядә дә Татарстан кебек үк моның аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Татарстан уҗым культуралары һәлак булу сәбәпле чыгымнарны кире кайтаруга өметләнә. Ким дигәндә 1,5 млрд сум турында сүз бара.