Татарстанның Нурлат районында тәүлегенә 100 тоннадан артык сөт савылган

Бер сыерга тәүлеккә уртача 13,7 кг сөт туры килгән.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерүдә яңа үрләр яулаган. 2017 елның 10 маенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 100 тонна (узган елның шушы датасына карата +7,1 тонна) сөт савылган, бер сыер тәүлеккә уртача 13,7 кг сөт биргән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөт җитештерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр арасында: «Сөләйманов А.И.» КФХ (узган тәүлектә - 25,2тонна сөт, +1,7 тонна), «Южный АФ» ҖЧҖ (22,9 тонна сөт, +0,7 тонна), «Нурлат сөте» ҖЧҖ (20,9 тонна сөт,+0,6 тонна) һәм гаилә фермалары (15,5 тонна, +3,2 тонна) бар.