Быел язгы кыр эшләре өчен кирәкле ягулык тулысынча сатып алынган

Татарстанның авыл хуҗалыклары ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин ителә.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан авыл хуҗалыклары 33,5 сумнан ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республика вице-премеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.Аның сүзләренә караганда, “ТАИФ” һәм “Татнефть” җәмгыятьләре белән килешү бар. Килешү нигезендә, аграр тармакны 140 мең тонна дизель ягулыгы белән тәэмин итеп булачак. Ташламалы дизель ягулыгының базар бәясе 37 сум булса, ташламалы бәя белән ул 33,5 сум тәшкил итә.“Дөрес, былтыр ягулык берникадәр арзанрак та иде. Быел базарда дизель ягулыгы бәясе кисәк күтәрелде. Нефтебазаларда күпләп алу бәясе 37 сум. “ТАИФ” һәм “Татнефть” безгә барлык чыгымнарны исәпкә алып, 33,5 сумнан бирә. Барлыгы 140 мең тонна ягулык белән тәэмин итү турында килешү бар, җәйнең беренче яртысы өчен 70 мең тонна тирәсе ягулык кирәк булачак”, – дип белдерде Марат Әхмәтов.Министр авыл хуҗалыгы техникасы мәсьәләсендә сыйфатлы әзерлек күзәтелүен әйтте. Чәчү кампаниясендә 11 меңнән артык трактор, 6 мең чәчү техникасы эшкә җигелүен билгеләп үтте.Марат Әхмәтов быел чәчүлек мәйданнары саклануын, барлыгы 1 млн 800 мең гектар чәчү җире булганын искәртте. Кичәге көнгә булган мәгълүматларга караганда, чәчү эшләренең экваторы үтелгән – бу 900 мең гектар җирдә чәү эшләре башкарылган дигән сүз. Марат Әхмәтов быел орлыклар сыйфаты ягыннан яхшырак булуын билгеләп узды. Шулай да, уҗым культуралары торышы, былтыргыга караганда, бераз начаррак. Министр быел минераль ашламалар белән тукландыруга зур игътибар бирелүен шәрехләп, былтыр гектарына 45 килограмм тәшкил итсә, быел бер гектар җиргә 67 килограмм минераль матдә кертелгәнен әйтте.