Азнакайда “Союз-Агро”ның Актүбә бүлекчәсе игенчеләре төп культураларны чәчүне төгәлли

Аталы-уллы Матвеевлар кырда тәүлегенә уникешәр сәгать эшлиләр.

(Азнакай, 11 май, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева).  Азнакайда “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә бүлекчәсе игенчеләре төп культураларны чәчүне төгәлләп киләләр, дип яза район газетасы.

–2600 гектарда арпа культураларын чәчеп бетердек, иртәгә – пәнҗешәмбе көнне иртә белән бодайны тәмамлыйбыз. Кукуруз чәчә башладык, борчак, карабодай кебек соңгы культуралар гына калып килә. Уҗымнарны тукландырып бетердек, – ди Актүбә төбәк җитештерү комплексы җитәкчесе Раил Зигангиров.

Басуда Нью Холланд TJ 375 тракторына Джон Дир чәчкечен таккан алдынгы механизатор Сергей Матвеевны очраттык. Аталы-уллы Сергей һәм Евгений Матвеевлар тәүлек дәвамында алыш-тилеш әлеге көчле техниканы иярлиләр. Кечкенәдән үк механизатор әтисе янында чыныгып үскән Евгений кыр эшләре вакытында аның уң кулы. Алар тәүлегенә 130-150шәр гектар чәчү чәчәләр. Сергей елның-елында алдынгылыкны бирми. 2014 елда районда “Кыр батыры” исеменә лаек булган.

Матвеевлар гаиләсе Чемодур авылында ихтирамга лаек, үрнәк гаиләләрнең берсе. Рәмилә ханым авылдашларының алыштыргысыз “Айболит”ы. Авылга килгәннән бирле фельдшер булып тырыш хезмәт куя. Аның эшли башлавына өч дистә елдан артык вакыт үтеп киткән икән инде. Тырыш, тату гаиләдә бер ул һәм кыз үскән. Матвеевлар хәзер оныкларын тупылдатып сөюче бәхетле әби белән бабай.

–Хәзер авылда матур итеп яшәр өчен бар шартлар бар. Эшләгән кешенең барысы да бар. Эшләргә генә кирәк. Хезмәт хакларыннан канәгать, вакытында биреп баралар, шартлар уңай. Әледән-әле кызыксындыру чаралары да булып тора, – дип Сергей җәһәт кенә тракторына утырды да, тузаннарын туздырып китеп тә барды. Туктап, бер-ике сүз әйткәне өчен дә рәхмәт. Язгы кыр эшләре вакытында иркенләп туктап тору юк шул ул. Коры, җилле һава җирдәге дымны “ялап” кына ала. Орлыкларны җир куенына салып калырга ашыгырга кирәк. Аталы-уллы Матвеевлар тәүлегенә уникешәр сәгать эшлиләр, диелә район хәбәрендә.