Азнакай авылларында көтү ничек оештырылган?

Көтүче яллау 1-2 мең сум тора.

(Азнакай, 10 май, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Быел кышын Азнакай районы авыл җирлекләрендә хисап җыеннарында көтүлекләр турында бәхәс-ризасызлыклар күп булды, дип яза район газетасы.

“Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков хуҗасыз сарык-кәҗәләрнең игенчеләрнең тир түгеп үстергән ашлыкларын такыр кырга әйләндерүенә җаны әрнеп чыгыш ясады. Болай да финанс кытлыгы кичергән, очын-очка ялгап яшәүче игенчеләрнең җан авазын аңларга була. Күпме чыгым, хезмәт куелган икмәк басуларын кемнең малдан таптатасы килсен. Икенче яктан караганда ипи, икмәк бит ул. Җир йөзендә иң кадерле, иң изге ризык, адәм баласының яшәү чыганагы. Аны ни җаның җитеп кәҗә-сарыклар ихтыярына бирергә була. Тик менә мал асраучы авыл халкы да болын-кырларда күкрәп үскән яшел үлән барында, малын ябуда яткыра алмый шул. Терлек азыгын әзерләү җиңел эш түгел. Кышлык запаслар да бетеп киткән. Җәйге чорда көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәненең көн саен яшел печән чабып алып кайтырга да вакыты юк. Бер генә юл кала түгелме соң? Көтүне оештырырга кирәк, җәмәгать. Бүген бу авыл җирлегендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Көтүсез нинди авыл булсын ди инде. Тик менә авыл халкы сарык-кәҗә кебек вак малларны азрак асрый башлады шул. Күп кенә хуҗалыкларда сыер көтүе оештырылса да, сарыкларга игътибар юк. Зур проблема булып тора бу. Юкса, элек-электән катнаш көтүләр оештырылып килгән. Бу сезонда авыл җирлекләрендә көтү мәсьәләсе ничегрәк оештырылды икән соң? Әнә шундый сораулар белән берничә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттем.

–Сыер көтүе элек-электән оештырылып килә. Анда халык чиратлап чыга, – ди авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов. – Проблема сарык асраучылар белән. Аларның һәрберсенә кисәтүләр таратып чыктык. Тау битләрендә, кырларда йөртсеннәр! Бер сүзебез юк. Тик күрәләтә басуларны таптатып булмый бит инде. Авыл халкы моны үзе дә аңларга тиеш. Катнаш көтү булдыру турында да сөйләшәбез. Монда да бит халыкның фикерләре төрлечә.

– Яз башыннан ук халык белән җыелышлар уздырдык, – дип сөйли башлады Стәрле авыл җирлеге секретаре Альмира Галиуллина. – Анда көтү буенча җаваплы кеше билгеләдек. Ул бөтен йортларга да йөреп, мал санын алып чыкты. Шулай итеп, Югары Стәрледә – ике, Түбән Стәрледә бер көтү билгеләнде. Көтүгә халык чират буенча чыга. Кем үзе чыга алмый, көтүче яллый инде.

–Бәяләре күпмедән инде?

– Үзара ничек сөйләшәләр бит. Түбән Стәрледә 1 мең сум дип беләм. Ә менә Югары Стәрле көтүләрендә маллар күп, анда икешәр меңләп булыр.

Көтүче мәсьәләсен дә төрле авылда төрлечә хәл итәләр. Элек-электән көтүче бик абруйлы кеше булган. Ул кайтуга мунчасын ягып, ашарына әзерләп торганнар. Икенче көнгә сумкасына ризыклар салып җибәргәннәр. Мондый традиция әле дә сакланып килә икән әле. Мәсәлән, Туйкә авылының үз көтүчесе булган.

– Бик уңай иде – ди Римма ханым Ризванова. – Тик быел андый теләк белдерүче көтүче булмады. Бик авыр эш шул. Шуңа да чират буенча көтәчәкбез инде. Сыер көтүе чыга, сарыкларыбыз бик аз. Аларны тау битләрендә йөртәләр. Бездә басуларда икмәк таптату дигән әйберне ишеткән юк. Халык бик игътибарлы һәм тәртипле.

Авыл җирлекләрендә көтүне оештыруга бик мөһим мәсьәлә итеп караганнар диясе килә. Күпчелегендә чират буенча. Хәер, елга бер-ике тапкыр көтүгә чыгып, табигатьнең матурлыгына хозурланып, туплау вакытында яшел чирәмдә күктә йөзгән болытларга карап чалкан ятуларга ни җитә. Шул көтүгә чыкмаса, авыл халкының моңа вакыты да калмый бит инде аның, диелә район хәбәрендә.