news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сабан культураларын чәчү 70 процент чамасы мәйданда башкарылган

Зәй, Азнакай, Буа, Арча муниципаль районнары иң күп мәйданда эшне төгәлләгән

  (Казан,11 май, «Татар-информ»). 11 май мәгълүматлары буенча, тулаем Татарстанда сабан культураларын чәчү 1221,7 мең га мәйданда башкарылды (планның 69 проценты), узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 933,4 мең га иде, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Иң күп мәйданда Зәй (47,9 мең га яисә 94%), Азнакай (46,4 мең га, 71%), Буа (45,6 мең га, 75%), Арча (45,2 мең га, 68 %) муниципаль районнары эшне төгәлләгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 829,6 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 79%. Шул исәптән сабан бодае - 307,7 мең га яисә фаразга карата 69% мәйданда чәчелгән, арпа - 342,9 мең га яисә 96%, солы - 58,3 мең га яисә 93%, борчак - 51,9 мең га яисә 94%, ашлык кукурузы - 59,9 мең га яисә 59%.

Рапс 37,3 мең га яисә 32% мәйданда чәчелгән, майга  дигән көнбагыш орлыгы - 73 мең га яисә фаразга карата 66%.

Шикәр чөгендере 55,8 мең га яисә планнан 88% мәйданда чәчелгән. Бәрәңге 1,2 мең гектарга утыртылган, планнан 13 процент. Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 175,9 мең гектарга яисә планнан 65% мәйданда җир куенына салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot