Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов ТРның Буа районында чәчү эшләре барышына уңай бәяләде
Районда сабан культураларын чәчү 45,6 мең га мәйданда башкарылган, планның - 75 проценты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген республиканың Кама Тамагы һәм Буа муниципаль районнарында чәчү эшләре барышы белән танышты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Министр Кама Тамагы районы хуҗалыклары кырларын өстән, очкычтан, күзәтте. Аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтовны район башлыгы Павел Лоханов озатып йөрде.
Очрашуда көзге культуралар уҗымнары һәм чәчү кампаниясе барышы буенча фикерләштеләр. Министр "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоровка чәчү эшләрен тизрәк төгәлләү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техник җиһазлауны көчәйтергә тәкъдим итте. Аннары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры орлыклар һәм көзге культуралар күргәзмәсен карады.
Буа районында Марат Әхмәтов район башлыгы Азат Айзетуллов озатуында кырларны карагач, күпьеллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән очрашты.
Район башлыгы исә чәчү эшләре барышы турында сөйләде: "Районда сабан культураларын чәчү 45,6 мең га мәйданда башкарылган, планның 75 проценты дигән сүз. Шикәр чөгендере 45,6 мең га яисә планнан 75 процент мәйданда чәчелгән".
Министр районнарда чәчү эшләре барышына уңай бәя бирде һәм игенчеләргә мул уңыш алуларын теләде.
Фотосурәт agro.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз