Татарстан аграрийлары көзге культураларны тукландыруны дәвам итә

Республиканың җиде районында минераль ашламалар запаслары гектарына 70 килограммнан артып китә.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары көзге культураларны язгы тукландыруны һәм минераль ашламалар туплауны дәвам итә. Төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренең барышы турында ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Агымдагы атнада кыр эшләре фактик һава торышы буенча барды. Районнарда эшләрнең интенсивлыгы узган локаль явым-төшемнәр аркасында төрлечә булды. Гомумән алганда, уҗымнарга зарар килмәде», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Докладчы сүзләренә караганда, вегетация башланганчы көзге культуралар беренче азотлы тукландыруны тулысынча диярлек алган, хәзер аерым участокларда тукландыру эшләре бара.