Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 мартта эшли башлаячак

Ярминкәләр Казанның 15 мәйданында, Яшел Үзәннең Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә, Түбән Кама һәм Чаллыда икешәр мәйданчыкта оештырылачак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 мартта эшли башлаячак.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ярминкәләр эше Казанның 15 мәйданында, Яшел Үзәннең Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә, Түбән Кама һәм Чаллыда икешәр мәйданчыкта оештырылачагын әйтте.

«Зур шәһәрләрне азык-төлек белән тәэмин итәр өчен, һәрберсенә авыл хуҗалыгы районнарын, агросәнәгать тармагы продукциясе җитештерүче оешмаларны беркеттек. Он, йомырка, шикәр комы белән „Ак Барс“ холдингы предприятиеләре, кыяр, помидорлар белән „Майский“ комбинаты тәэмин итәчәк», — диде Наил Залаков.

«Продукция базар бәясеннән түбәнрәк бәягә сатылачак. Без бәяләр сәясәтен күзәтеп барачакбыз, ажиотаж булдырмаска тырышачакбыз», — дип белдерде.

Ярминкәләр 24 апрельдә төгәлләнәчәк. «Ярминкәләрдә барлык районнардан диярлек катнашалар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәркем, теләге булса, катнашуга гариза бирә ала», — дип искәртте министрның беренче урынбасары «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ярминкәләрдә фермерлар, үзмәшгульләр, холдинглар ит, май, сөт продукцияләре, йомырка, он, икмәк, яшелчәләр сата.