Әлки районы халкын үзәк паркны төзекләндерү проекты белән танышырга чакыралар

Базарлы Матактагы “Ленин бакчасы” үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылган.
(Казан, 11 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы халкын үзәк паркны төзекләндерү проекты белән танышырга чакыралар. Базарлы Матактагы “Ленин бакчасы” үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылды, дип яза "Әлки хәбәрләре"."Быел үзәк паркны төзекләндерүне дәвам иттерү күздә тотыла. Аның инде проекты да эшләнгән. 14 мартта сәгать 11 дә район мәдәният йортында (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 55) район халкына “Ленин бакчасы” паркы территориясен төзекләндерүнең икенче чираты проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар җиткереләчәк һәм фикер алышу булачак. Әлеге проект белән әлкилеләр муниципаль район сайтында таныша ала", диелгән әлеге хәбәрдә.