Татарстанның агросәнәгать комплексын кредитлау ике тапкыр артты

Татарстанның агросәнәгать комплексын кредитлау ике тапкыр артты

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе эшләп чыгаручы авыл тауар җитештерүчеләре һәм предприятиеләренә яңа кредитлар бирү күләме 2004 елда 5,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч 2003 ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык. Республика Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының рәсми мәгълүматларында шундый саннар китерелә. Моннан тыш, ТР социаль-икътисади үстерү буенча максатчан Федераль программасы кысаларында, республиканың агросәнәгать комплексын техник яктан кабат җиһазландыруга - 532 миллион сум, республика бюджетыннан 445,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге средстволарга дәүләт заказы буенча 280 МТЗ тракторы, 180 “Нива” ашлык җыю, 30 “Нью-Холланд” комбайны һәм башка техника сатып алынган. Барлык бу техника авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләренә 1 елдан 6 елгача лизингка бирелгән.

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 2004 елда 57 миллиард сум тәшкил иткән, чагыштырма бәяләрдә 2003 елдагыдан 3,3 процентка күбрәк. Ашлык җыю тулаем үлчәмнәрдә эшкәрткәннән соң 3842,1 мең тонна тәшкил иткән, бу 2003 елдагыдан 16,7 процентка азрак. 480 мең тонна азык бодае әзерләнгән, бу республика халкы ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә. Бер елга 1,5 миллион тонна сөт, тере үлчәмнәрдә 305,8 мең тонна терлек һәм кош, 980,3 миллион данә йомырка җитештерелгән.