Балтачта механизатор Рамил Мөхәммәтшин авылны кардан чистартып тора

Кыш көне урамнарда кар тотмаучы Рамил абыйга эшләгән изгелекләре өчен авыл халкы рәхмәт белдерә, матур теләкләрен җиткерә.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт"). Кенәбаш авылында “Игенче” хуҗалыгы механизаторы Рамил Мөхәммәтшин буранлы көннәрдә урамнарны иртәдән үк кардан чистартып торган. Бу турыда Балтач районы газетасы яза.

"Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать дүрттә үк авыл урамнарыннан йөреп, чистартып үтте ул. Аның тырышлыгы ярдәмендә сөт җыю машинасы да үз эшен гадәттәгечә башкара алды. Район үзәгенә йөреп эшләүчеләр дә вакытында хезмәт урынына барып өлгерде", дип язылган әлеге хәбәрдә.

Кыш көне авыл урамнарында кар тотмаучы Рамил абыйга эшләгән изгелекләре авыл халкы рәхмәт белдерә, матур теләкләрен җиткерә.