Татарстан фермеры мини-ферма төзүгә 500 мең сум акчасын сарыф иткән

Ул үз хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек, йорт куяннары, сарыклар, кош-корт асрый

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Балык Бистәсе районы фермеры Сәмигулла Әгъзамов 500 мең сум акчасын сарыф итеп, мини-ферма төзегән. Ул үз хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек, йорт куяннары, сарыклар, кош-корт асрый, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына район башкарма комитетыннан.
12 баш мөгезле эре терлекнең бишесе – савым сыерлары. Якын көннәрдә фермер тагын 5 сыер сатып алырга ниятли. Шул рәвешле, С.Әгъзамовның сөт, эремчек, каймак һәм башка төр сөт продуктларын күбрәк сату мөмкинлеге туачак, ул аларны көн саен диярлек Казанга алып килә. Моннан тыш, ул ТР башкаласы халкын ит белән дә тәэмин итә. Аерым алганда, җәен фермер Казанда үз хуҗалыгында үстергән бройлер чебиләре саткан.
Фермер үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. 2 гектар җирдә авыл эшкуары бәрәңге һәм бөртекле культуралар үстерә. Ашлыкны эшкәртү өчен ул тегермән төзегән.
С.Әгъзамов хуҗалыгында терлек азыгы мал-туарга кыш чыгарга җитәрлек, ул аны үзе әзерли. Аның хуҗалыгында хәтта мал азыгы кухнясы да бар.