Татарстанда үткән тәүлектә 2601,8 т сөт савып алынган

Бу үткән ел күрсәткеченнән 89,4 т кимрәк

 (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда үткән түлектә 2601,8 т сөт савып алынган, бу үткән ел күрсәткеченнән 89,4 т кимрәк. Тәүлегенә һәр сыерның уртача продуктлылыгы 11 кг булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Чирмешән районында һәр сыердан тәүлегенә уртача 3 кг сөт савып алынган, Мөслим районында - 6 кг, Менделеевск – 6,2 кг, Минзәлә - 7,2 кг, Спас - 7,7 кг, Кама Тамагы - 8,2 кг.
Әтнә, Саба, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Актаныш, Буа, Түбән Кама районнарында һәр сыердан 12,5-16,8 кг сөт алынган.