Кукмарадан Данил Һадиевның киләчәккә планы - савым сыерларны йөз башка җиткерү

Ә барлык мөгезле эре терлекләр саны 300 булыр дип көтелә.

(Кукмара, 10 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районында фермерлык белән шөгыльләнүче йөздән артык хуҗалык исәпләнә. Әле ярый, үз эшләрен булдырып, тырышып хезмәт куючы шундый уңган кешеләр бар. Алар җирлекне яшәтә, авылдашларын хезмәт урыннары белән тәэмин итә. Югыйсә, алга таба кайбер авылларның киләчәген күз алдына китерүе дә кыен. Ятмас Дусай авыл җирлегендә дә үз эшен булдырган биш фермер хуҗалыгы бар. Шулар арасында Данил Һадиевның хезмәте аерым игътибарга лаек. 2011 елда эшчәнлеген башлап җибәргән гаилә фермасы бүгенге көндә дә үсә, киңәя бара, дип яза kukmor-rt.ru.

-Без шәхси эшмәкәр булып 2002 елда ук эшли башладык. Ул вакытта үз көчебез белән сөт җыю җайланмасы булган УАЗ машинасы сатып алдык һәм Ятмас Дусай, Нырты авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләндек, - дип искә алды фермер хуҗалыгы җитәкчесе Данил Һадиев.

Ә 2010 елдан инде алар фермер хуҗалыгы булып теркәлеп, егерме алты сыерга исәпләнгән мал торагының нигезен салалар. Төзелешне бер елда төгәлләп тә куялар. Бу вакытта әле аларның бары тик өч кенә сыерлары була. Алар янына "Восток" хуҗалыгыннан нәселле унбиш тана алып кайталар. Сыерларның гомуми бәясе бер миллион сумнан артып китә. Терлек саны ишәя барган саен тагын да киңәергә, мал тораклары булдырырга туры килә.

Узган ел Һадиевлар гаилә фермалары төзү программасы ярдәмендә заманча җиһазландырылган йөз баш савым сыерга исәпләнгән мал торагы төзүгә керешәләр.

-Бу абзарны үткән ел Сабантуйлар узгач төзи башладык һәм алты ай дигәндә күтәреп бетердек. Ә быелның алтынчы гыйнварында бирегә мал керттек, - диде Данил. - Әлеге абзар малларны бәйләүсез асрауга көйләнгән. Монда саву залы да үзенчәлекле, аны үзебез уйлап, проектлап эшләдек, үзебез торбаларын бөгеп, эретеп ябыштырдык, чокырын ясадык. Ул ике яклы, анда дүртешәр сыер савыла. Якынча бер сәгатьтә барлык сыерлар савылып бетә.

Сыерларны яңа абзарга күчергәч бушап калган мал торагына үгезләрне урнаштырганнар. Бүгенге көндә яңа бина тулысынча файдаланылмый икән. Аның яртысында гына сыерлар асрала, ә калган өлеше әлегә буш тора.

Ферма территориясе чиста, мал тораклары ялт иткән, терлекләрнең торышы да яхшы – һәр җирдә оешканлык, тәртип сизелә. Фермер хуҗалыгында барлыгы биш кеше хезмәт куя икән, ә урак вакытында эшкә күбрәк кеше алырга туры килә, ди. Авылларда эш юк дип никадәр зарлансак та, фермага эшкә киләбез дип тормыйлар, ди фермер. Бигрәк тә сыер савучы табуы авыр икән. Югыйсә, хезмәт хаклары да вакытында бирелеп барыла. Бүгенге көндә уртача хезмәт хакы 15-20 мең сум тәшкил итә.

-Кеше яллаганчы, мин үзем эшлим диюче фермерлар бар, әмма мин әлеге фикер белән килешмәс идем. Чөнки фермада утырып кына алга барып булмый, дәүләт программалары белән кызыксынырга, эзләнергә, төрле хезмәт алымнарын өйрәнергә кирәк, - ди Данил. - Авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен булдыручыларга дәүләт тарафыннан ярдәм бик зур, төрле программалар каралган. Без һәрвакыт әлеге программаларда катнашырга тырышабыз. 2011 елда иң беренче мал торагын төзегәндә субсидия рәвешендә бер миллион сум акча бирелде, 2012 елда Лизинг-Грант программасында катнашып, 775 мең сумлык үзе төяү җайланмасы булган МТЗ-82 тракторы алдык. Аның 400 мең сумы дәүләт тарафыннан финансланды. 2015 елда исә шулай ук дәүләт ярдәме белән ике миллион сумлык техника алынды. Үткән ел да мал торагы төзелешендә өч миллион сум дәүләт ярдәме файдаланылды. Аллага шөкер, зарланып булмый, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләге булган кешегә барлык шартлар да бар.

Терлекчелек белән шөгыльләнгәч, фермерга җирләр алып, терлек азыгы хәзерләү ихтыяҗы да туа. Бүгенге көндә аның барлыгы 287 гектар сөрүлек җирләре бар. Әлеге мәйданнарда азык катнашмасы, бөртеклеләр үстерә, быел кукуруз утыртып караган. Игеннәрнең уңышыннан канәгать булуын белдерде ул. "Гектарыннан уртача кырык центнердан артык бөртек җыеп алдык, Аллага шөкер, ашлык складлары тулып.", - диде. Терлек азыгын да якынча ике елга җитәрлек итеп әзерләгәннәр. Сөрүлекләрнең 110 гектарын пай җирләре тәшкил итә икән. Әлеге җирләрдән файдаланган өчен пайчыларга гектарына ике төргәк салам, бер төргәк печән һәм ашлык өләшкәннәр.

Фермер хуҗалыгында гаилә әгъзаларына да эш җитәрлек. Терлек азыгы кертү, тирес чыгару кебек эшләр барысы да әтисе Мөнип абый җилкәсендә, бер үк вакытта терлекче, зоотехник, мал табибы да булырга туры килә аңа. Шулай ук әниләре Минзәлия апа да ферма тирәсендә кайнаша. Көнгә ике тапкыр кырда эшләүчеләргә ашау әзерләү аңа йөкләнгән икән. Кемнең кайчан вакыты бар – барысын да бергәләп башкарабыз, диделәр. Данил үзе дә, белеме буенча электрик булуына карамастан, көтү яңарту технологы эшен алып бара. "Ясалма орлыкландыру методын кулланабыз, үземә өйрәнергә туры килде", - диде ул.

Данил Һадиевның киләчәккә планы - савым сыерларны йөз башка җиткерү. Ә барлык мөгезле эре терлекләр саны 300 булыр дип көтелә. Әлеге теләкне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, ди фермер. Соңгы елларда Һадиевлар атлар да асрый башлаганнар.

Әлбәттә, һәр эшнең нигезендә тырышлык ята. Чыннан да, Данилнең һәр минуты санаулы. Җирлектә үткәрелә торган чараларда да катнашырга вакыт таба фермер. Сабантуй бәйрәмнәрен үткәргәндә, кыш көне юлларны кардан чистартканда һәм башка эшләрдә дә ярдәм итәргә тырыша. Әле Данилнең гаилә башлыгы да икәнен онытмыйк. Тормыш иптәше Гөлнарга - ныклы терәк, ике кызына яраткан әти ул.