Татарстанда ел башыннан алып 964,3 мең тонна сөт һәм 221,2 мең тонна ит җитештерелгән

Бу узган ел белән чагыштырганда сөт 104 процент һәм ит 106 процент тәшкил итә дигән сүз

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып 964,3 мең тонна сөт һәм 221,2 мең тонна ит җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда сөт 104 процент һәм ит 106 процент тәшкил итә дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Бу чорда һәр сыердан 3833 килограмм сөт савып алынган яки 106 процент.
Бу чорда 213,3 мең баш бозау туган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 101 процент тәшкил итә, 708,4 мең баш дуңгыз туган яки 102 процент.
Республикада дуңгызлар баш саны 623,6 мең баш (98 процент), сыерлар 804,9 мең баш (98 процентов), сарыклар баш саны арткан – 28,3 мең баш (128 процент).