Зәйдә бәрәңгедән үзенчәлекле күргәзмә оештырылган

Китапханәче Дамирә Шәрифуллина әлеге үзенчәлекле форма алып үскән бәрәңгеләр астына кош-корт исемнәрен язып куйган.

(Зәй, 10 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районы Югары Пәнәче авылы китапханәсендә быелгы бәрәңгедән кызыклы күргәзмә оештырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда чатаклы-ботаклы, төрле форма-кыяфәткә кереп үскән ак һәм кызыл бәрәңгеләр урын алган. Үрдәк, кашалот, фламингога охшаганнары да бар. Китапханәче Дамирә Шәрифуллина әлеге үзенчәлекле форма алып үскән бәрәңгеләр астына кош-корт исемнәрен язып куйган.

«Аларның күбесе үзебезнең бакчаныкы, берсен исә авылдаш ханым бирде», — ди китапханәче Дамирә.

Әлеге күргәзмә кызыклы һәм мавыктыргыч.