Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Шәһәрдә ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Алабугада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу шимбәдә, 12 сентябрьдә эшли башлаячак һәм 26 декабрьдә тәмамланачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Шәһәр башкарма комитетының сәүдә бүлегендә хәбәр итүләренчә, Алабугада яшәүчеләр ике мәйданчыкта — «Мираж» сәүдә үзәге янында һәм иске базар территориясендә азык-төлек сатып алачак. Ярминкәләр иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр эшләячәк.