Зәйдә шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 462 центнер чыга

Зәй районы басуларында шикәр чөгендере казу эше тулы куәттә алып барыла.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашпова). Зәй районында татлы тамыр уңышы гектарыннан 462 центнер чыга. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Зәй районы басуларында шикәр чөгендере казу эше тулы куәттә алып барыла. Бүген кырларда  "Ропа" маркалы чөгендер җыя торган 12 комбайн һәм "Ропа-Маус" маркалы 4 чөгендер төягече эшли. 9 сентябрьгә шикәр чөгендере 1685 гектар мәйданда казылган, уңыш гектарыннан 462 центнер тәшкил итә, диелә хәбәрдә.