Баулыда ашлыкның 6 процентын суктырасы калган

Соңгы җиде көн нәтиҗәләре буенча уракта әле дә Рәсим Хәбибуллин (“Бәкер” хуҗалыгы) алда бара.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Баулы аграрийлары уҗым культуралары чәчүне тәмамлады. Бөртекле культураларны урып-җыю да төгәлләнеп килә: 1,6 мең гектар ашлык суктырасы калган, бу планның алты проценты дигән сүз, дип яза район газетасы.  Соңгы җиде көн нәтиҗәләре буенча уракта әле дә Рәсим Хәбибуллин (“Бәкер” хуҗалыгы) алда бара. Икенче урынга “Исламгалиевлар” хуҗалыгыннан Сирин Зәниев чыккан, өченче урында – “Николашкино” җәмгыяте механизаторы Радик Исмагулов.  Игеннәрне чабуда әлегә “Берлек” хуҗалыгыннан Радик Якупов алда бара, диелә хәбәрдә.