ТР Биектау районында М.Әхмәтов авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерүне оештыру эшләре белән танышты

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районынның эре хуҗалыкларында булды

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эре хуҗалыкларның берсе республиканың Биектау районында булды. Министр “Алчак” фирмасының элиталы сортлы бәрәңгесенә су сиптерү участоклары кызыксынды.
Аграр ведомство җитәкчесе ашлык саклау бинасы төзелеше белән танышты.
Аннары министр су сиптерелә торган участокта утыртылган яшелчә һәм бәрәңге үсентеләрен карады. Ул үсентеләрнең торышы белән канәгать калды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны Биектау муниципаль районында аның авыл социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнар Мөхлисов, “Бөреле” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Якупов һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре озатып йөрде, дип хәбәр ителә район матбугатында.