Татарстанда биологик чиста терлекчелек продукциясе җитештерү турында аңлатма биреләчәк

Академик А.М.Савёлов-Дерябин үзенчәлекле методика турында журналистларга шәрехләмә бирергә ниятли

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”). “ТРда академик А.М.Савёлов-Дерябин методикасы буенча биологик чиста терлекчелек продукциясе җитештерү” – “Татмедиа” ААҖнең брифинг-залында (Декабристлар ур., 2) 11 июль көнне сәгать 11гә шундый темага матбугат конференциясе билгеләнгән.

Бу мәсьәләдә журналистлар белән сөйләшүгә академик, фән докторы һәм профессор, Мәскәүнең “Виватон” ЯАҖ директоры А.М.Савёлов-Дерябин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов һ.б. рәсми затлар килер дип планлагшырыла.

Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы игълан итә.