Татарстанда 565 мең гектар күпьеллык үлән җире исәпләнә

Бу көннәрдә яңгырлар еш яву аркасында терлек азыгы әзерләү тоткарлана
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда 565 мең гектар күпьеллык үлән кыры бар, әмма бу җәйдә терлек азыгы әзерләү һава торышы начар булу сәбәпле тоткарлана. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының беренче урынбасары Минсәгырь Нуретдинов игътибарны шуңа юнәлтте.
Яз җылы килү һәм җәй башында һава торышы температурасы чагыштырмача салкын булу аркасында күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабу срогы узган елгы темплардан шактый калыша. Шуңа күрә бүгенге көндә ТР аграрийлары каршында күпьеллык үләннәрне чабып алу һәм яшел массаны кыска вакытларда җыю бурычы тора.
Бу үләннәрне икенче тапкыр чабып алуны тиешенчә формалаштыру өчен кирәк. 565 мең гектарның 127 меңен яңарту зарур. М.Нуретдинов фикеренчә, күпьеллык үлән басуларын яңарту өчен орлыклык кишәрлекләре калдырырга, аларны тиешенчә тәрбияләргә һәм вакытында эшкәртергә кирәк.