Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне кайгырту эшен активлаштырган

Бүгенге көнгә чәчүлекләрнең 945,1 мең гектары - чүп үләннәренә каршы, 169,5 мең гектары – авыруларга каршы, 369,8 мең гектары корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртелгән
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көнгә чәчүлекләрнең 945,1 мең гектары - чүп үләннәренә каршы, 169,5 мең гектары – авыруларга каршы, 369,8 мең гектары корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртелгән. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз әнә шул хакта барды. Республика кырларындагы эшләрнең торышы хакында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, игенчеләр бүгенге көндә чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү, яфрак һәм сабак авыруларын (ончыл чык, көрән гөмбә, септориоз) булдырмый калу буенча эшләрне башкара.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы культуралары башаклану фазасында. Аларның үсеше узган елгы күрсәткечләрдән 10 көнгә алда бара. Хәзерге вакытта игенчеләр алдында андый басуларда чүп үләннәрен бетерү һәм үсемлекләрнең оптималь куелыгын тәэмин итү бурычы тора.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, культуралар иртә чәчелүгә карамастан, календарь буенча үсемлекләрнең үсеш фазасы узган елгы сроклардан алда бармый, дип ассызыклап узды М.Нуретдинов.