Чәчү өчен 342,6 мең тонна орлык файдаланылган

Аларның 95 проценты кондицияле, ягъни югары сыйфатлы булган
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел язгы чәчү вакытында 342,6 мең тонна орлык файдаланылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.
Оригиналь һәм элиталы орлык өлеше 17 процент тәшкил иткән (2007 елда – 23 процент).
Югары продукцияле (1-3 репродукция) орлык 56 процент булган, ә узган ел ул нибары 47 процентны гына тәшкил иткән. Массакүләм репродукция орлыклары 27 процентка җиткән (2007 елда – 30 процент).
Быел ТР агросәнәгать комплексының күпчелек предприятиеләре орлыкларга фитопатологик анализ ясаган. Шул рәвешле, чәчү өчен иң югары сыйфатлы орлык кына сайлап алынган. Тикшерелгән орлыкларның гомуми күләме 130 мең тонна тәшкил итә, ә узган ел әлеге күрсәткеч 98 мең тонна булган.
Мондый чаралар комплексы үсемлекләрнең тамырлары черүне булдырмый калырга ярдәм иткән.