Татарстаннан шыттырып киптерелгән 4 вагон арпаны Казакъстанга җибәрәләр

Андый арпа үрнәге, карантин объектлары булу-булмауга тикшерү өчен, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә тапшырылган

 (Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстаннан капчыкларга тутырылган шыттырып киптерелгән арпаны Казакъстанга җибәрәләр. Барлыгы - 4 вагон яки 234 тонна. «Олива-Транс»ҖЧҖ тән (Казан) карантиндагы продукция партиясе Казакъстан Республикасының "Арнеаш фирмасы" ҖЧҖ нә китәчәк.

Карантиндагы продукция Россия Федерациясендә җитештерелгән, дип хәбәр итә Россия Ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Шыттырып киптерелгән арпа үрнәге, карантин объектлары булу-булмауга тикшерү өчен, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә җибәрелгән.