Марат Әхмәтов: “Быел чәчү эшләре күпкә оешкан төстә бара”

Республикада төп чәчү эшләрен 15 нче майга тәмамлау бурычы тора

(Казан, 10 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда чәчү кампаниясенә федераль бюджеттан 7 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан 6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләренә багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Спикер әйтүенчә, федераль бюджеттан бирелгән акчаның күп өлеше кредит процентларын субсидияләүгә йөз тота. ТР казнасыннан бирелгән акчаның 2 млрд өлеше техник яктан җиһазланышка юнәлдерелгән. Язгы кыр эшләренә, чәчү кампаниясе башланганчы ук, 2,5млрд сум бюджет акчасы бирелгән.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Зәй, Апас районнары иртә чәчүне төгәлләү алдында тора – алар инде кырларның 90 проценты өлешенә культураларны чәчкән. Сарман, Саба, Алексеевск, Әтнә районнары чәчү эшләрен 75 процент мәйданда башкарган. “Һава шартлары аркасында калышучылар да бар, әмма без аларны тәнкыйтьләмибез, иң мөһиме, - чәчү сыйфатлы булырга тиеш. Әйтик, Чирмешән, Мөслим, Менделеевск, Яңа Чишмә районнары чәчү эшләренең әле яртысына гына килеп җитә”, - дип, министр төп чәчү эшләрен 15 нче майга тәмамлау бурычы торуын әйтте.

Бөртеккә 100 мең га кукуруз, 110 мең га көнбагыш, 116 мең га рапс чәчелә. “Быел әлеге культуралар буенча 10 млрд сумлап өстәмә керем алуны ниятлибез. Шикәр чөгендере – югары рентабельле, корылыкка чыдам культура, быел бу мәйданнарны да арттырабыз”, - диде ул.