news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туфракның орлыклар һәм препаратлар белән биологик туры килүен тикшерәләр

Агрохимиклар көзге культураларны тукландыруга экспресс-диагностика ясый.

Татарстанда туфракның орлыклар һәм препаратлар белән биологик туры килүен тикшерәләр
http://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда аккредитацияләнгән «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге (ЦАС)» ФДБУ лабораториясе туфракка, суга, агрохимикатларга, ашлыкка һ.б.ларга анализлар ясый. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген агрохимия хезмәте туфракның культуралар үсеше өчен яраклылыгын бәяләүнең яңа ысулы белән шөгыльләнә, биредә туфракның орлыклар һәм препаратлар белән биологик туры килүен бәялиләр. Шулай ук район агрохимиклары көзге культураларны тукландыруга экспресс-диагностика уздыралар.

Туфракны агрохимик тикшерү буенча төп эшчәнлекне автоматлаштырылган заманча сынау уздыру аппараты (пробоотборник) ярдәмендә башкаралар.

Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыруда әче туфракны известьлау мөһим роль уйный. Агрохимик хезмәт әче туфракны известьлау буенча федераль программада катнашу өчен проект-смета документациясен төзүгә гариза кабул итә. Аны (843)277-57-64, 277-57-22 телефонннары буенча яки рәсми сайт: www.agrohim16.com аша тапшырып була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100