Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3239,4 тонна тәшкил иткән

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, продукция 134,8 тоннага арткан

  (Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3239,4 тонна тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, продукция 134,8 тоннага арткан, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт җитештерү күләме 42,4 тоннага арткан, ә узган көнгә караганда – 4,2 тоннага.
Сөт җитештерү буенча Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Актаныш һәм Апас районнары сөтчелек комплекслары хезмәткәрләре лидерлык итә. Алар үткән тәүлектә 100-167,9 тонна сөт савып алган.
Ә Аксубай, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногрск, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Спас, Мөслим, Менделеевск һәм Чирмешән районнарында бу төр терлекчелек продукциясен җитештерү буенча вазгыять тотрыклы түгел. Алар үткән тәүлектә 13,4-79,2 тонна гына сөт савып алган.