ТР шәхси ярдәмче хуҗалыклары көн саен җитештерелгән сөтнең 10 процентка кадәрге өлешен реализацияли

Узган тәүлектә эшкәртү пунктларына алар 301,3 тонна сөт озаткан

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). ТР шәхси хуҗалыклары көн саен җитештерелгән сөтнең 10 процентка кадәрге өлешен реализацияли. Узган тәүлектә алар эшкәртү пунктларына 301,3 тонна сөт озаткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган ел шушы көнне республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыклары 297 тонна сөт реализацияләгән булган. Ул тулай җитештерелгән сөтнең 9 процентын тәшкил иткән.
Арча районының шәхси хуҗалыклары узган тәүлектә 26,1 тонна сөт реализацияләгән. Биектау районында бу күрсәткеч – 21, Чүпрәле районында -20 процент тәшкил итә. Балтач районындагы шәхси хуҗалыклар эшкәртү пунктларына 15 тонна, Буа – 14, Саба хуҗалыклары – 12 тонна сөт озаткан.
Шунысын әйтергә кирәк, узган тәүлектә республикада сөтнең җитештерелгән тулай күләме 2826 тонна тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечнең 92 проценты. Сөт терлекләренең продуктивлыгы түбән булу, министрлыкта аңлатуларынча, азык җитмәү белән бәйле.